Пятница, 29 Марта 2024, 12.25.01
 
Главная Регистрация RSS 12+
Приветствую Вас, Гость
 
Случайное фото
Главное меню
Присоединяйся
...
Sangreal
Другое
Официальный
Sangreal
календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Не официальный
Sangreal
Мир
Статистика
Яндекс.Метрика
Будь с нами!
мИНИ ЧАТ
200
Пишите нам!
e-mail: 
vizoviy_gay@inbox.ru
Поделиться
Поиск
Автор Сайта
Погода на 2 дня
Присоединяйся
 
   
Будь с нами!
Если вы хотите поддержать сельский проект "Татарское село" - зарегистрируйтесь на этом портале и пригласите своих друзей!
Погода сейчас
Погода СЕЙЧАС
Новости региона
Новости района
Бесплатный смс



Дорогие односельчане и гости нашего портала! Нажав на эти кнопки вы можете отправить бесплатные смс своим друзьям и близким!
Халит Әбделмәнов
ШИГЫРЬЛӘР
* * *
Бары төн, соңыннан мин китәм.
Бары төн яралган икәүгә.
Кирәкми күз яше, кирәкми буш сүзләр.
Мәхәббәт калган бит кисәүгә.

Тик диңгез ярында матур йорт.
Күмелгән кояштан алтынга.
Туйдырган бит хәтта әкият тә.
Бары төн, ә аннан мин китәм.
* * *
Иреннәр тиделәр иренгә,
Бар дөнья югалды бүгенгә.
Тик икәү бу чиксез галәмдә,
Әйтерсең, Һава һәм Адәм дә,
Җир шары ясалган гамәлдә...
Бар уйлар томаннар эчендә,
Туктады җир тарту көче дә.

Аңнарны тик хисләр басалар...
Икәүдән бүлмәдә калсалар.
Берни дә кирәкми аларга
Бары шул - кермәскә арага.
* * *
Иң куркыныч хәл җирдә -
ЯЛГЫЗЛЫК.
Һәм дә төзәтә алмаслык
ЯЛГЫШЛЫК.
Дөньяда иң ерак ара –
ЯШӘСЕ КИЛМӘҮ.
Үзеңнән башка берсен дә,
ТОРМЫШНЫ СӨЙМӘҮ.
Йөрәккә иң авыр сүзләр:
"СИНЕ ЯРАТМЫЙМ!”...
"Ышанасы килми”, - диеп
ЙӨРӘК КАБАТЛЫЙ.
Авыр була әгәр чыкса
ЯЛГАНЛЫК ӨСКӘ.
Нахак сүзләрдән ямыймын
ЯРАНЫ КӨЧКӘ.
Бар дөньяны басып алган
КЕШЕСЕЗЛЕЛЕК.
Ходай калдырмасын безгә
Тик ӨМЕТСЕЗЛЕК.
* * *
СОҢГЫ ОЧРАШУ.

Син мине борчыма кадерлем,
Карашың куркыныч яшеннән.
Тик авыл очына кадәрле
Озатсам, күзләрең яшермә...

Китәбез икәүләп юл буйлап,
Син миңа эндәшми барасың.
Мин атлыйм иңеңнән кочаклап,
Ә күктә тик төннең карасы.

Бу төннең караңгы шомлыгы
Тынычлык бирмидер күңелгә.
Эндәшми барсаң да, ягымлым,
Аңладым – аралар сүрелгән.

Чакырмыйм мин үткән көннәрне,
Ә алда ни булса шул булыр.
"Кал!” – диеп әйтерлек сүзләрне
Эзләсәң, бәлки дә табылыр?

Хушлаштык.
Сүзләр юк.
Кем белә?
Мәхәббәт сайлаган башканы.
Аерылдык... Ә бәлки мәңгегә,
Арада тормышның ташкыны.
* * *

ШАҺИТ КЫЗЫНА.
Р-га.
Туйлар бара, шаулап туйлар бара –
Килен матур һәрбер табында.
Ләкин минем генә уйларым
Таныш түгел шаһит кызында.
Беркем тиңнәр юктыр кебек аңа
Бу чит- ятлар иткән бәйрәмдә.
Кызыл лента таккак шаһит кызы
Йолдыз кебек яна галәмдә...
Шау – гөр килеп туйлар үтеп китте,
Аерылдык ерак – еракка.
Серләшә дә алмый калдык ла ул
Әйләндек без икәү чит ятка.
Мизгел генә барган туй бәйрәме
Тасмаларда озак сакланыр.
Шаһит кызы турындагы уйлар
Йөрәгемдә, беләм, гел яныр.
Инде хәзер туйлар күргән саен
Сүнгән хисләр янә терелә.
Һәрбер кәләш тә бит минем күзгә
Шаһит кызы булып күренә.
* * *