Четверг, 28 Марта 2024, 15.03.35
 
Главная Регистрация RSS 12+
Приветствую Вас, Гость
 
Случайное фото
Главное меню
Присоединяйся
...
Sangreal
Другое
Официальный
Sangreal
календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Не официальный
Sangreal
Мир
Статистика
Яндекс.Метрика
Будь с нами!
мИНИ ЧАТ
200
Пишите нам!
e-mail: 
vizoviy_gay@inbox.ru
Поделиться
Поиск
Автор Сайта
Погода на 2 дня
Присоединяйся
 
   
Будь с нами!
Если вы хотите поддержать сельский проект "Татарское село" - зарегистрируйтесь на этом портале и пригласите своих друзей!
Погода сейчас
Погода СЕЙЧАС
Новости региона
Новости района
Бесплатный смс



Дорогие односельчане и гости нашего портала! Нажав на эти кнопки вы можете отправить бесплатные смс своим друзьям и близким!
Марсель Галиев
Шигырьләр


Рух


Жизнь — сестра моя.
Пастернак


Зиратында үскән наратлар күк

саргаймаган шигъри аһәңе,

көзге урман моңсулыгын җиңеп,

килеп керә: «Яшим бит әле!»


Урман шавы дәваланган җанның

кунаклыйсы урыны — биектә...

Тән ул нәрсә! Аны кыйнап була,—

ул бит җирдә, аңа кул җитә.


Артык бәхет шагыйрьне кол итә,—

исбатлаган моны заманнар.

Исем «мәрмәр» булып өлгергәнче

дәвер үтү кирәк һаман да.


Үзе исән чакта үлгәннәр күп —

озак яшәп кыска гомерне;

Хәтер учагыннан кем актарыр

ут суламый калган күмерне?


«Тормыш — сеңлем минем»,— дигән сөеп,

бүлгәләми акны, караны.

Бу дөньяны үлеп яратканнар

бер гомергә сыя аламы?..




Беренче кар


Карлар төшә, таҗлы-таҗлы карлар,

ач син учларыңны бу дөньяга!

Йолдыз исе килгән беренче кар

тамчы булып чәчләреңдә яна.

Мин яшерәм кинәт күзләремне,

аклыгыңа синең, сафлыгыңа

карыйм әле күңел күзе белән,

ара калсын керсез шатлыгыңа.

Рәнҗетермен кебек тынлыгыңны,

алдан әйтсәм ниләр юраганны,

түгелсен лә икеләнү-шикләр,

уят артта калган бураннарны!


Нинди сусаганбыз тиң язмышка...

Гадел сорау тулы җанны ачыйк

ак фәрештә булып килгән кышка.




Җир чите


Атлантика ярларына җиткәч,

нинди уйлар килде башыма?

Җир читеннән аяк салындырып

утырыйммы җылы ташына?


Җир чите бу... Бер адымнан инде —

бөек дәрья, бөек күк иле.

Уйлар адашырлык чиксезлек бу,

мәңгелекнең үзе шикелле.


Күзен кысып көлә чиксез океан

чәчрәп янган кояш нурыннан.

Гүя мең ел элек җирдә туып,

мин бу ярда инде бер булган.


Шундый тойгы... Дулкын йөрәгендә

чишмә чылтыравын тоям мин.

Акыл ирешмәслек чиксезлектән

бер адымга чигенеп куям мин.


Җир чите бу... Күк һәм дәрья тоташ,

арадашчы бары җил генә.

Баскан җирен искә төшергәндәй,

кабырчыклар учтан сибелә.


Канат сорап талпынса бу җаның,

тыелыр көч синдә тумаса,

чумар идең шушы чиксезлеккә,

җирдә әгәр тамырың булмаса!




Кичке сурәт


Тәрәзәдәге бәллүр тамчылар да

шәфәкъ кызылына манчылган.

Төн дәрьясын кабул итәр өчен,

күңел изүләре ачылган.


Ә офыкта — борынгылык төсе,

хәрабәле, канлы манзара.

Болыт сурәтендә ялкынланып,

бер-бер артлы гасырлар бара.


Җир хәтере күккә язылганмы,

ни искәртә шәфәкъ кызылы?

Барсын белеп тусаң, бу тормышның

булыр иде микән кызыгы?..


Көн егылгач офык мендәренә,

сорау булып калкыр йолдызлар.

Җавап эзли-эзли Җир кешесе

төн эчендә күпме юл узар.


Көн белән төн чиген узган чакта

урап ала уйлар тезгене.

Йолдыз атылганда аңлап була

яшәү дигән серле мизгелне.




Өч мизгел



I


Күпердән ул йөгереп кенә чыкты,

алмалары калды коелып.

Ягымлы таң шундый тыныч иде,

күке тавышлары нинди якын иде..

Тукталмады,

әз санар дип курыкты бугай.



II


Күпердән ул салмак кына чыкты,

саклап кына тотып,

төенчеге тулы язмышын.

Ягымлы көн шундый тыныч иде,

күке тавышлары нинди якын иде..

Тукталды да

әй санады, әй санады, әй санады.



III


Таягы белән киңәшләшеп кенә

күпердән ул бик акырын чыкты.

Ягымлы кич шундый тыныч иде,

күке тавышлары нинди якын иде..

Тукталмады...

Күп санар дип курыкты бугай...