Четверг, 28 Марта 2024, 23.48.32
 
Главная Регистрация RSS 12+
Приветствую Вас, Гость
 
Случайное фото
Главное меню
Присоединяйся
...
Sangreal
Другое
Официальный
Sangreal
календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Не официальный
Sangreal
Мир
Статистика
Яндекс.Метрика
Будь с нами!
мИНИ ЧАТ
200
Пишите нам!
e-mail: 
vizoviy_gay@inbox.ru
Поделиться
Поиск
Автор Сайта
Погода на 2 дня
Присоединяйся
 
   
Будь с нами!
Если вы хотите поддержать сельский проект "Татарское село" - зарегистрируйтесь на этом портале и пригласите своих друзей!
Погода сейчас
Погода СЕЙЧАС
Новости региона
Новости района
Бесплатный смс



Дорогие односельчане и гости нашего портала! Нажав на эти кнопки вы можете отправить бесплатные смс своим друзьям и близким!
Татар мәкальләре һәм әйтемнәре
(Зөбәер МИФТАХОВ туплады)
ӘЙТЕМНӘР ҺӘМ ФРАЗАЛАР
Авыз ачу. (уразада кич ашау)
Авызда ботка пешерү. (сүзен рәтле сөйли алмау)
Авыздан сулар килү. (тәмле әйбергә кызыгып)
Авыз күтәреп калу. (өлештән калу)
Авыз пешкән. (алданылган)
Авыз суын корыту. (гел сөйләү)
Авыз тутырып әйтү. (кыенсынмыйча, тарсынмыйча)
Авыз чайкау. (яманат сөйләү)
Авызын ачса үпкәсе күренә. (бик ярлы һәм ябык)
Авызы колагына җиткән. (бик шат)
Авызына шайтан төкергән. (җор сүзле кеше тур.)
Авызында ашы - күзендә яше. (рәхәттә яшәп зарланучы тур.)
"Авызы ни сөйләгәнне колагы ишетми".
Авызын каплау (томалау, ябу). (оста җавап кайтару)
"Авызыңа бал да май!" (яхшы хәбәр әйтүчегә яки яхшыга юраучыга җавап)
Авызыңнан кереп артыңнан чыга. (бик юмакай кеше)
"Авызыңнан җил алсын". (бүтәнчә телгә алмаска)
"Авызыңны үлчәп ач".
Авыртмас башка тимер таяк. (өстәмә бәлә)
"Авыр туфрагы җиңел булсын"
"Агай - олы, мин - зур".
Агач тел. (тупас сүзле)
Агылыйга тагылый. (теләсә кемгә иярә)
Адәм актыгы / Адәм аламасы. (бик әшәке кеше) / Адәм имгәге. (бик булдыксыз я кеше өстенә калган кеше) / Адәм көеге. (җәфа, хәсрәт китерүче)
Адәм көлкесе (мәсхәрәсе). (хурлыклы эш-хәл) / Адәм хуры. (түбәнлекле)
Адәм рәтле. (ярарлык кимәлдә)
Ай күрде, кояш алды. (кыска булып кинәт беткән нәрсә тур.)
Айт дигәнгә тайт дип тору. (һәр йомышка әзер тору)
"Ай-һаенда юк". (гел дә уйламый)
Ак болытларда йөзү. (буш хыяллар)
"Акмаса да тама". (әз-әзләп керем керә)
Акны карадан аермау. (наданлык яки белексезлек)
"...Ак сакаллы карт булыр идем". (...эшем уңар иде)
Актан-карадан сүз әйтмәү. (бер якны да якламау)
Актык чиктә. (соңгы чара итеп),
"Акча бездә бер букча".
Акча сугу. (күп акча алу)
Акча түгү. (зур чыгымнар тур.)
Акыл сату. (белдекле булып сөйләнү)
"Акыл өләшкәндә абзар артында калган".
Акылга таман (сай, чамалы, җиңел) / [акылга] тулы түгел
Ал да гөл. (бик яхшы, бик шәп)
Алма апа. (ананың сеңлесе)
"Алла боерса" [Аллабирса] / "Алла теләсә"
Алла бәндәсе / Хода бәндәсе. (беркатлы, күндәм, саф күңелле)
Аллага тапшыру / "Аллага тапшырдык". (тәвәккәлләп башлау)
"Алла диген!" (бик узынма / яман сүз сөйләмә)
"Алланың ачы каһәре!"
Алланың кашка тәкәсе. (үзен зурга санаучы яки лаексыз зур дәрәҗә биләүче)
"Алланың рәхмәтендә булсын". (үлгән кешене телгә алганда)
"Алла сакласын!" (була күрмәсен)
"Алла хакы өчен". (бик үтенү сүзе)
"Алла ярдәм бирсен!" - "Сәламәт бул!" (эш өстендәгегә сәлам һәм шуңа җавап)
"Алма пеш, авызга төш”. (ялкау шулай дип ята ди)
Алны-ялны (ал-ял) белмәү.
"Алты-биш" яки "Алты-биш Сапый" (Г.Тукайдан). (Алты белән биш арасында бутала торган миңгерәү кеше)
Алып-биреп китү. (дулап китү)
"Алып мактарлык, салып таптарлык түгел".
Амин тоту. (аштан соң кул күтәреп дога кылу)
Анадан тума [шәрә].
"Аннан игелек күрсәң, алладан каза күрерсең". (начар кешенең яхшылык итүенә ышанмау)
"Анысы бер хәер". (тик тагы да яманы бар)
"Арадан җил дә үтми". (бик дуслар)
Арка сөяксез. (тотрыксыз, принципсыз)
Арка терәге. (ышанычы, таянычы)
Аркылы ятканны торкылы салмау. (эшлексезлек, хуҗалыксызлык)
Арт сабагын укыту. (кыйнау, җәза бирү)
Артык кашык. (гаиләдә "чит" бала)
"Арымый эшлә". - "Сары май тешлә". (эш өстендәге кешегә теләк һәм шуңа җавап)
"Асыл кош аягыннан эләкте". (җиңел генә кулга төште)
Ата улны, ана кызны белмәү. (таркау тормыш, төрле бозыклыклар кылу)
"Атасы-анасы юк". (тәртипсез, рәтсез)
"Атаң башы!" (баш китәрлек эш өчен тиргәү сүзе) / "Инәң башы!" (юк-бар эш өчен тиргәү сүзе) / Инәң күте... (ахмак эш өчен тиргәү сүзе)
"[анда] Атаң башы да бардыр". (бөтен нәрсә бар)
Атлы казак кебек. (кеше өстенә ажгырып ташлану тур.)
"Аты коргыры!" (яман кешене (нәрсәне) искә алганда)
Аты-юлы белән. (әшәке сүгенеп)
Ачлык тоту. (ачлык игълан итеп утыру)
"Ачуым да килмәгәе!" (яманлаганда кушып әйтелә)
[тормышның, дөньяның] ачысын-төчесен [күп] татыган.
Ачылышлы булу. (үзара рәнҗешү)
"Ашау - байдан, үлем - ходайдан". (ялланып эшләү тур.)
Аш ашка - урыны башка. (икенче җирдә яисә икенче сый белән сыйлаганда әйтәләр)
"Аш булсын!" (сый өчен рәхмәткә каршы әйтелә)
Аш белән атканга таш белән ату.
Ашка таракан булып төшү. (әйбәт эшне-хәлне бозу)
"Аштан олы булма!" / "Аштан олы түгелсең" (сыйдан баш тартма)
"Ашым аш түгел, йокым йокы түгел".
Ашын ашаган, яшен яшәгән. (тулы гомер яшәгән)
"Аю биетмиләр". (кызык тамаша юк)
Аю мае сөртү. (урлау)
Аягы астында туфрак булу. (колларча буйсынып яшәү)
Аягына басканы, күтендә шуганы. (бөтен халык, берсе калмыйча).
Аягына егылу. (бик үтенү)
Аягына сыер басмаган. (дөнья күрмәгән, яшь)
"Аяк атлар хәл юк". (гел тыялар, катышалар / бөтен тирә тулган) / Аяк [та] атлатмау (анда барудан тыю) / Аяк бастырмау (кертмәү)
Аякка бастыру. (төзәтү, тергезү)
Аяклы каза. (шук бала) / Аяклы мал (терлекләр)
Аяк сузу. (үлү)
Аяксыздан күтсез. (күпсанлы яшь балалар тур.).
Аяктан калу. (йөри алмас хәлгә калу (төшү))
Аяк тартмау. (барасы килмәү)
Аяк терәп. (курыкмыйча / каты каршылык белән)
Аяк ялы. (йөрү хакы)
Аяк өсте (Аягөсте). (баскан көе)
"Бавырыңа кереп (үтеп)". (бик үз булып, сыгып алырдай итеп)
Бал апа (түти, абый, абзый, бабай һ.б.). (ана ягыннан туган апа (һ.б.))
Бакча җимеше түгел - акча җимеше. (сатыл алган нәрсә тур.)
Бакый бабайга бару. (үлү тур. (хатын-кыз))
Балавыз сыгу. (мышык-мышык елау)
Балда-майда йөзү (йөздерү). (тук һәм рәхәт яшәү (яшәтү))
Балта сораганда шөшле тоттыру / Иләк сораганда чиләк тоттыру
Балтасы суга төшкән. (кыяфәте бик төшенке)
Баш бирмәү. (буйсынмау)
Баш вату. (бик тырышып уйлану)
"...Башка тай типмәгән" (ул чаклы сантый түгел)
Башка чыгу. (аерым йортта яши башлау)
Башлы-күзле. (хатынлы, гаиләле)
"Башны ташка орып булмый". (үкенүдән файда юк)
Баштан (түбәдән) ашкан. (артык күп)
Баштан кичү (кичерү). (төрле хәлләр күрү тур.)
Баш ташлап эчү (я башкача азыну). (дөньясын онытып)
Баш тыккысыз. (кысан, тыгын)
Баш төзәтү. (махмырдан чирләүне тагын эчеп басу)
Баш төртеп алу. (йоклап алу)
Башы күккә тигән. (бәхете килгән)
"Башын алып качты (китте, олакты)". (китеп югалып котылды)
Башын ашау. (кемне.б. һәлак итү)
Башыңдагы чәчең җитмәс. (зур зыянны түләргә)
"Башың ике булса..." (янау)
Баш ярылып күз чыкмаган. (ис китәрлек түгел)
Бер атуда ике куян.
Бер аягы җирдә, бер аягы гүрдә. (үлем чигендәге кеше тур.)
Бер дигән. (әйбәт, ярарлык)
(кырны, урамны, йортны һ.б.) Бер итеп... (бөтен җирен иңләп-буйлап)
Бер казага ике җәза.
Бер кашык су белән кабып йотарлык. (бик сылу кызны)
(алар барысы да) Бер калыптан сугылган / Бер чыбыктан куалаган. (бериш начарлар)
Бер көйгә. (үзгәрешсез)
Берлинны алган кебек. (җиңүле кыяфәттә, масаеп)
Бете котыра. (үзеннән-үзе ярсый / дәрте тынгы бирми)
Бетереп ташлау. (бик начар характеристика)
Бет чәйнәгән. (бик вакчыл) / Бетен ашаган (бик саран)
"Беткән баш беткән!" (тәвәккәлләргә кирәк)
"Бик кирәгең бар иде!" (кирәкмисең)
Бик кирәкле кишер яфрагы. (үзен бик кирәклегә санаучыга карата)
"Бир миңа да мин - сиңа". (исәпкә корылган мөнәсәбәт тур.)
Битенә ыштыр каплаган. (кылган яманлыгыннан оялмаучы)
Борын (танау) асты кипмәгән. (артык яшь)
Борынга борып тыгарлык. (яхшы сыйфатлы)
Борынга (танауга) ис керү. (яшьлек дәрте уяну тур.)
Борын салындыру. (төшенкелеккә бирелү, өметсезләнү)
Борын сузу. (әрсез өмет) / Борын тыгу. (әрсез кысылу)
Борын чөерү. (масаю)
Борыны гына утырып калган / Танавы гына тырпаеп калган. (бик ябыккан)
Бот буе. (буе кыска (бала))
[аның белән минем] Ботка пешми. (татулык юк)
Бот күтәреп яту. (эшсез яту)
Бот чабып көлү.
Бугазга-бугаз килеп. (үзара ярсып талашу тур.)
Бугаз ертып (киереп). (кычкыру тур.)
Бугын бизмәнгә сала. (вакчыл һәм саран кеше тур.)
Буй бирмәү. (буйсынмау)
Буйга узу. (балага узу)
Буй салу. (суга аяктүбән чуму)
Буй тарту. (буйга үсеп китү)
Буй җиткерү. (үсеп җитү)
Бук та юк (берни юк / куркыныч түгел) / Бук та (бугым да) булмый. (куркыныч түгел) / Бук та түгел. (вак нәрсә:
Буш бугаз. (шапырык) / Буш куык / Коры куык (эшлексез мактанчык)
Бәгырьне корыту. (теңкәгә тию яки җанны җәфалау)
"Бәлеш!" / "Бәрәч!" / "Бәтәч!" / "Пәрәмәч!" (шаккату, аптырау сүзләре)
Бәласеннән баш-аяк.
Бүресе улау. (теләгенә ирешү, уңыш казану)
Бүрәнә аркылы бүре куу. (кулдан килмәгән эш белән мәш килү тур.)
"Валлаһи газим!" (чын дөрес дигәнне ныгыткыч)
Выжт - җилләр исә. (урлап киткәннәр, яисә качып киткәннәр)
Выжылдату / Выжылдатып чыгару (куу).
"Гаеп атта да, тәртәдә дә"
Гайрәт ору. (батырлану / шапырыну / җикеренү)
Гайрәт чигү. (күңел кайту, ошатмый башлау)
Гомер-бакый. (гомер буе / мәңге)
"Гомер ике килми".
Гөнаһ шомлыгы. (яхшы хәлләр янында бер яман хәл)
"Гөнаһысына кермим". (төгәл белмәгәнне раслап әйтмим)
Дан җырлау
"Денем өчен түгел - көнем өчен". (мәҗбүри гөнаһ тур.)
Ду килү (китерү, күтәрү). (каты тавышлану) / Ду кубу (куптару). (шашынып уйнау, шаярышу)
Дуңгыздан бер кыл. (файдасыз нәрсәнең дә бер файдасы тур.)
Дәрт[е] почмаклану. (күңел булу, канәгатьләнү)
Дөнья бәясе. (бик кыйбат яки кадерле)
Дөньяга килү. (туу)
Дөнья куу. (михнәтләнеп яшәү)
Дөнья кую. (үлү)
Дөнья көтү. (тормыш алып бару)
Дөнья күрү. (авырлыклар тату / читләрдә йөреп кайту / (язма) ташка басылып чыгу)
Дөньяның кендеге. (бик мөһим, алыштыргысыз)
Дөньясы түгәрәк. (тормышы җайга салынган)
Дүрт күз белән көтү. (бик көтү)
"Дүрт ягың кыйбла". (кая китсәң дә кит)
"..., егетләр... (аяныч хәл сөйләгәндә кушып әйтелә)
Елан аягын кискән. (бик үткен, сизгер, хәйләкәр)
Елан мөгезе генә юк. (бар да бар)
Ерак бабай (әби). (ана яклап бабайның (әбинең) атасы (анасы))
Ерык авыз. (гел көлеп торучы)
Зурдан кубу. (зур әһәмият бирү / бөтен көч-хәлне багышлау)
Зык кубу (куптару). (шау-гөр килеп шашыну)
Зәхмәт чигү. (интегүләр, хәсрәтләр, җәфалар кичерү)
Игә килү (китерү). (ипләнү) / "Ие килсә көе килми".
"Игелеген күр". (әйбер өчен рәхмәткә җавап)
Ике арада бер турда. (яхшы да начар да түгел / ни алга ни артка)
Ике аякның берсен дә атламау. (бер дә бармау)
Ике дә уйламыйча.
Ике кулга бер эш. (даими, катлаулыксыз эш)
Ике кулсыз калу. (эшләргә кешесез калу)
Ике күзе дүрт булу. (шаккату) / Ике күзен дүрт итеп. (бик зарыгып / бик җентекләп)
Икенде күләгәсе. (биз озын буйлы)
[аңа] Ике тиен - бер акча. (бернигә санамый)
Ике ут арасында калу.
Ике чабата бер кием. (тегеләй дә, болай да барыбер / икесе бер тиң)
Ике яклы пычак. (икейөзле)
Ике ятып бер төшкә дә керми. (уйлап та карау юк)
Икең ике яры. (аеры яшәү тур.)
[андый җаныйлар] Ил өстендә илле, берсеннән-берсе җилле.
"Илдәгедән ике илле артык".
Илле батман идел суы. (сыек аш)
Илтеп җиткерү. (әләкләү)
"Иманым камил". (нык ышанам)
Иманын көю / Иманын укыту / Иманын өшкерү. (кыйнау, каты тиргәү)
"Имәндә икән чикләвек!" (гади нәрсәне беренче тапкыр күреп шаккату тур.)
Имгә берәү / Имгә калган (актык, бердәнбер)
"Инәң яламаган!" (шапшак, җирәнгеч, түбән)
"Ипидер, кояштыр!" (чып-чын, валлаһи)
Ипи-тозлык белү. (чит телне (яки һөнәрне) аз-маз)
Ипи чертеп яту. (бушка вакыт уздыру)
Ипи шүрлегенә менеп төшү. (авызына сугу)
Ипкә-сапка китерү.
Исе-коны юк / Исе дә юк. (эзе дә юк) / Истә-конда юк. (уйлау да юк)
"(...са,) Исемем (....) булмасын!" (антлап әйтү)
"Исеме җисеменә туры килә"
"Исем өчен (генә)". (бер дә юк булмасын дип)
"Исең киткән иске чикмәнгә!"
"Иске авыздан яңа сүз!" (көтелмәгән, урынсыз сүзгә каршы)
Исәпкә бар, санга юк. (әһәмиятсез; кадерсез)
"Ите сиңа, сөяге миңа". (баланы укытучыга шулай дип тапшырганнар)
Итәк астыннан ут йөгертү. (астыртын коткы)
Итәк кисеп җиң ялгау.
Итәк тулы бала белән. (гадәттә тол (ялгыз) калу тур.)
Итәк-җиңне җыештыру. (кырын эшне яшерү тур.)
Ишектән кусаң тәрәзәдән керә. (әрсез кеше)
"Ишетсен колагың!" (әйткәнне онытма, сак бул, азып-тузма)
"Ишкәнсең икән ишәк чумарын". (яхшы дип белеп начар эш эшләүгә карата)
Иш янына куш.
Ишәй белән Кушай. (гел бергә)
Йоласын китерү. (йола кушканча эшләү)
Йомшак җәеп каты утырту. (башта юмалап, соңыннан алдау)
Йомычканы йомыш итеп.
Йортка керү. (кияүнең кәләш йортына яшәргә килүе)
(алдында) Йөгергәләп тору. (бик куштанлану)
Йөз аклыгы өчен. (оят булмасынга)
Йөзгә берәү тулмаган. (туксан тугыз)
Йөзен ерту. (уңайсыз сүз белән)
"Йөзе кара!" (каргау сүзе)
Йөзе качкан. (агарынган, бозылган)
Йөзе килгән. (ипи пешкән)
Йөз суын түгеп. (түбәнчелек белән үтенеп)
Йөз чөерү. (араны өзү, кызыксынмау)
"Йөрерсең аннары сызгырып". (алданып калгачтын)
Йөрәк алыну / Йөрәк калмау. (кот очу)
Йөрәккә кабу. (бик авыр тәэсир итү) / Йөрәккә тию (төшү). (бик ялкыту)
Йөрәккә май булып ягылу / Йөрәккә яту. (күңелгә бик ошау)
Йөрәккә таш булып утыру. (бик нык хәтерне калдыру)
Йөрәккә үткәреп. (бик тәэсирле итеп)
Йөрәкне өзү. (бик кызгандыру / бик хисләндерү)
Йөрәктән кан таму. (рухи газаплар)
Йөрәк ялгау. (әз-мәз ашау)
Йөрәк яргыч. (коточкыч, имәнеч)
"Каберең якын булмасын". (начар кеше белән)
"Кай җирең кычыта". (бик шәпләп кыйнау тур.)
Калай әтәч. (бәйләнергә, сугышырга яратучан)
Камыр батыр. (батыр түгелдән көлеп әйтелә)
Кан дошман / Хас дошман. (килешмәс дошман)
Канны (канын) эчү. (озак вакытлар җәфалау)
Кара исәп. (күңелдән, чама белән исәпләү)
Кара коелып. (бик ачулы (борчулы) йөз белән)
Кара көю. (бик кайгыру)
Кара ягу. (нахак гаеп тагу)
Каты бәрелү. (кискен һәм тупас сөйләшү)
Каш сикертү. (шундый ишарә)
Каш төзәтәм дип күз чыгару
"Кем әлдерик?" (кем алдан эләктерә?)
Кендеге береккән. (беркая китәлми)
Керделе-чыктылы. / Керәле-чыгалы. (логикасыз сүз яки кеше тур.)
Кер күтәрми. (тиз пычрана / тиз үпкәли)
Керфек тә какмау. (йокламау)
Кече күңелле. (кайгыртучан)
Кече телгә дә йокмау. (бик аз ашау тур.)
Кечкенә дә - төш кенә.
Кеше арасына (рәтенә) керү. (тормышта урын табу) / Кеше булу (итү). (абруйлы кеше булу)
Кеше кешесе. (башка кешегә бәйле кеше)
Кешелектән чыгу. (чирле, бик ярлы яки бозык кешегә әйләнү)
Кеше саен бер амин. (төрлең төрле вакыт ашау тур.)
Кибәк баш. (башына кибәк тутырылган)
"Кикриге шиңде". (шүрләп юашланды)
"Килер җире киң булсын". (туасы бәбинең)
Киләп сарып (арлы-бирле эшсез йөрү тур.)
Кире беткән. (үҗәт, әйткәнне тыңламый)
Кире ягы белән торган. (бүген кәефсез)
Кирәген бирү. (җәза)
Кич утыру. (берәр кул эше белән)
"Кит аннан!" / "Кит инде!" / "Китчәле! (яңалыкка шаккату)
"Кит әле!" (ялкыттың / яңалыкка шаккату / ахмак сүзгә каршы)
Кишер дә юк. (берни юк)
Киң күңелле / Күңеле киң. (юмарт, көнчелексез)
Коелып төшү. (куркудан бик нык каушау)
Койрыгын тоттырмый. (ялганын фаш иттерми)
Койрык болгау. (ялагайлану)
Койрыкны сыртка салу. (тиешле эштән читләшү, кыенлыктан качу)
"Койрыкны туры тот". (төшенкелеккә бирелмә)
"Колагыңа кирт киртеп". (кат-кат искәртеп)
Колак кагу. (кулдан ычкындыру)
Колакка каты. (начар ишетә)
Коты ботына төшү. (нык курку)
Кош тоткандай. (бик сөенеп)
Кубызына бию. (коткысына буйсыну, куштанлану)
Кул арасына керү. (ярдәм итә башлау)
Кул арты җиңел. (аннан соң эш уңа)
Кул астында булу (тоту, эшләү). (баш булып тору тур.)
Кулдан килү. (эшли белү)
Кулы тик тормый. (урлашучан)
"Кулыңнан куан".
Кыек атып туры тидерү.
"Кыз да булсын, буаз да булсын"
Кызыл кар яугач. (беркайчан да)
Кыланышы кырга сыймый. (бик азып-тузып киткән кешенең)
Кыл да кыймылдатмау
Кылны кырыкка ярырдай булып. (бөтенесенә җитешергә тырышып)
Кылын тартып карау. (сорашып фикерен белү)
"Кыл өстендә". (соң чиктә тора)
Кыр-тапа. (үзалдына уйнап йөрүче, "кыргыйлашкан" балалар)
Кырык эшең кырылып ятканда. (эш тыгыз чакта)
Кырык ямау. (бик тузган кием тур.)
Кырым чирүе кебек. (күп һәм тынгысыз кешеләр)
Кысып калу. (тиешлене биреп бетермәү)
Кысыр көек. (юкка кайгыру тур.)
[нәрсәгә.б.] Кыткылдап тору. (бик теләп тору)
Кычытмаган җирне кашу
Кәкре каенга терәтү. (төп башына утырту)
Кәҗә билеты. (яраксызлык тур. документ)
Кәҗә маен чыгару. (бик күп көч түгү)
Көймә комга терәлү. (эш тукталу, мөмкинчелек бетү)
Көйсез кияү
"Көн дә бәйрәм, көн дә туй"
Көн дә килгән көнче түти. (якын да күреп, көнләшеп тә йөрүче)
Көнче күбәләк
"Көт шайтаннан иман!" (юньсездән юнь көтмә)
Көтә-көтә көтек булу
Көче җиткәнгә - көчектәй
Күгәрчен сөте генә юк. (күптөрле сыйлар тур.)
Күз алдына китерү. (уйда сүрәтләү)
Күз ату. (кинәт карап алу)
Күз ачып йомганчы. (бик тиз)
Күз буу. (гипноз)
Күз буяу. (юкны бар дип алдалау)
Күз бәйләнү. (эңгер төшү)
Күзгә бәреп тора. (ачык билгеле) / Күзенә бәреп әйтү. (туп-турысын)
Күзгә күз терәп. (карашып)
Күзгә төртсәң күренмәслек. (дөм караңгы)
Күзгә төтен җибәрү. (алдалау)
Күзгә эләрлек. (игътибарга алырлык)
Күз дә йоммый(ча). (оялмыйча)
Күздән кичерү. (карап я уйлап чыгу)
Күздән ычкыну. (игътибардан читтә калу)
Күзен ачу. (дөреслекне белгертү)
Күзен гарешкә терәп. (аллага ялварып)
Күзен дә алмый. (туктаусыз карый)
Күзен дә ачырмау. (бер нәрсә өчен гел тиргәп тору)
Күзендә ут уйната. (бик ярсулы, ачулы) / Күзен кан баскан. (ачудан, ярсудан)
Күзен майландырып. (кызыгып)
Күзен мөлдерәтеп. (ялварып) / Күзен тутырып. (зур ачып)
Күзен тоздай итеп (тозландырып) / Күзен челәйтеп. (туп-туры карап)
"Күзенә ак-кара күренми". (ярсулык белән уйламый эш итә)
"Күзең дә йөзең". (үзең барда әйтәмен)
"Күзең чыкканмыни? (чыккан мәллә?)" / "Күзең чыккан нәрсә!" (шуны да күрмисең)
Күз кайту. (күрү сәләте начарлану)
Күз камашу. (көчле яктыдан я чуар бизәкләрдән)
Күз карасыдай саклау
Күз-колак булу. (контрольдә тоту)
Күз кызу. (кызыгу)
Күз көеге. (файдасыз, кирәксез кеше (нәрсә))
Күз күреме [ара]. (күрә алган кадәр)
"Күз күрер". (алда билгеле булыр)
Күз күрмәгән, колак ишетмәгән. (моңарчы булмаган, тиңсез)
Күзле бүкән. (игътибарсыз)
"Күз нурым". (кадерлем)
Күз ташлау. (карап алу)
Күз текәп торган. (бөтен өмет шунда булган) / Күз текәү (тегү). (туры карау)
"Күз тимәсен!"
Күз тоту. (исәп тоту)
Күз төшү. (мәхәббәт кузгалу / игътибарга алыну)
Күз уйнату
Күз уңында (алдында) тоту. (шуңа исәп тоту) / Күз уңыннан төшү. (игътибардан төшү)
Күз шардай булу / Күз шакмак булу. (аптыраудан)
Күз өстендә каш [кебек]. (бик кадерле)
Күз эленү. (йокы килү)
Күз җитү. (алдан белә алу)
Күз явын алырлык. (бик якты, чагу, бизәкле)
Күк кабагы ачылу. (бәхете алдына килү)
Күккә (күкләргә) чөеп мактау.
Күкнең төбе тишелде. (ява да ява)
Күктән төшкәнне көтү
Күктән төшкәндәй (көтмәгәндә)
Күкрәк кагу. (мактану)
Күкрәк киереп. (көч һәм ышаныч белән)
"[...га да] Күп сорамам!" (чара күрергә дә ихтимал)
"Күр дә тор!" (берсүзсез булачак)
Күрер күзгә. (күренеше буенча)
Күрмешне күрү. (авырлыклар аша кичү) / Күрмешен күрсәтү / Күрмәгәнен күрсәтү. (рәхимсез үч алу)
Күпер башында күт сугышкан. (бик ерак "чыбык очы" туган яки уртак эшең булмаган таныш тур.)
Күтеннән тынын алып. (кылган этлеген тыштан сиздермичә) / Күтен пешерү (җиңелчә кыйнау яки тиргәү) / Күтен уып (эш үткәч үкенеп) / Күткә үтү (бик ялкыту) / Күтле-башлы (алдын артка).
Күтенә кулы җитми. (үз артыннан җыештырмаучы, эшен җиренә җиткерми ташлаучы кеше тур.)
Күтенә күрә таман. (кешенең үз башына килгән бәләгә лаек булуы тур.)
Күтенә ут капкандай. (бик кабаланып)
Күтенә утырту. (көтмәгәндә "сабак" бирү)
"Күт кашырга да вакыт юк".
Күтәреп алу. (хуплап кабул итү)
Күчәр башлары эләгешү. (үзара ызгыш чыгу)
Күңел ачу / Күңел күтәрү. (кәефләнү)
Күңел бармау. (теләмирәк тору)
Күңел басылу. (хисләр сүрелү) / Күңелен басу. (юату, тынычландыру)
Күңел беркетү. (ныклап ниятләү)
Күңел биреп. (мавыгып)
Күңел болгану. (косасы килү)
Күңел булу / Күңел хушлану. (канәгатьләнү)
Күңелгә килү. (искә төшү)
Күңелгә таракан керү. (шик кузгалу)
Күңелгә таш булу (булып төшү). (бик авыр тәэсир калдыру)
Күңелгә яту. (ошау) / Күңелгә ятышлы. (ошаулы)
Күңелдән үткәрү. (хәтерләп-исәпләп алу)
Күңеле китек / Китек күңел. (рәнҗетелгән)
Күңелен күрү. (канәгатьләндерү)
Күңелен аздыру. (бозыклыкка котырту)
Күңелен аулау. (үзеңә гашыйк итәргә тырышу)
Күңелен сындыру. (рәнҗетү, өметсезләү)
"Күңелеңне киң тот". (алда эш бик күп әле)
Күңел калу. (үпкәләү)
Күңел кайту / Күңел суыну. (бизү)
Күңел каралу. (тупаслану, наданлану, хиссезләнү)
Күңел китү. (кәефсезләнү)
Күңел кузгалу. (хисләр уяну, әсәренү)
Күңел кылларына чиртү. (әсәрендерү)
Күңел кымырҗу. (бераз борчылу)
Күңел кырылу. (кәеф китү, хәтер калу)
Күңел кытыклану. (хис-дәрт кузгалырга тору)
Күңел күзе. (эчке тоемлау)
Күңел күтәрми. (моральгә сыймый)
Күңел нечкәрү. (нечкә хисләр кузгалу)
Күңел тарту. (шуны теләп тору)
Күңел ташу. (нык әсәренү)
Күңел төшү. (өметсезлеккә бирелү / кәефсезләнү)
Күңел түре. (тирәндә яткан хисләр)
Күңел (үз) урынында түгел. (тирәнтен борчулы)
Күңел утыру. (тынычлану)
Күңел эрү. (гаепләрен кичерү / уңай хисләр кузгалу)
Күңел ятмый. (ошамый)
Күңел өчен. (канәгатьлек өчен)
Күңел үсү. (кәеф-дәрт арту)
Күңел җитү. (тиешле дип санау)
Лаеш шулпасы эчү. (кыенлыклар кичү)
Лык булганчы / Лыкынганчы. (бик күп ашау тур.)
Май ашаган песи күк. (эчтән канәгать, тыштан "гаепле")
"Мактап йөрисең икән". (ашаганда килеп кергән кешегә) / "Яманлап йөрисеңдер" (табын җыйганда килеп кергән кешегә)
"..., малай, ... (сүз тәэсирен көчәйтү өчен өстәп әйтелә)
"Малай актыгы!" (җиңелчә шелтә сүзе)
Маңгай тире. (авыр хезмәт, тырышлык тур.)
Маңгайга язылгандыр... (язмыштыр)
Маңка! / Маңка малай!
"Менә агай эш!" ("Мынагаеш!"). (шаккатканда әйтелә)
Менә дигән. (бик әйбәт)
"Менә сиңа кирәк булса!" / "Менә сиңа мә!" (аптыраганда әйтелә)
"Менә тагын!" (ризасызлык сүзе)
"(менә) шул шул!" (дөресе шул)
Мең артык. (күпкә әйбәтрәк) / Мең хәер. (күпкә кулайрак)
Мең рәхмәт!
Милли җанлы. (милләтне кайгыртучы)
"Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче". (алдалап сыйфатсыз товар сатучы тур.)
"Мин сиңайтим". (сүз тәэсирен көчәйткеч кушымта)
"Миңа димәгәе". (барыбер)
Муенга (сыртка) атлан(дыр)у. (артык күп файдаландыру)
Мулла песие кебек. (җәза алган кешенең ипкә килүе яисә бозык кешенең тыйнак булып кылануы тур.)
Мунча пәрие. (бик ямьсез)
Мыекка чорнап кую. (белеп алып хәтергә салу)
Мәми авыз. (җебегән, пешмәгән)
Мәскәү көзгесе кебек. (күз алдында черәеп басып тора)
Мәңгелек йорт. (зират)
Ни аллага, ни муллага. (бар яктан да рәтсез, булдыксыз)
Нигез ташы
"Ни башына ни кунган, ни белән ниткәнием, нитте дә китте”. ("ни” кушып сөйләүче тур.)
Ник туганыңа үкенеп. (сәбәпсезгә моңаеп)
"Ни (күзем белән) күрәм -..." (көтелмәгән хәл тур.)
"Нинди җилләр ташлады?" (озак килми торганнан соң)
"Ни пычагыма?!" (кирәк түгел)
Ничарадан бичара. (аптыраганнан)
Ничек кирәк алай. (көч-хәл белән / аннан-моннан)
Ни җитте түгел. (бер дигән)
Нур өстенә нур булып
Озын колактан ишетү. (халыкта йөргән сүз аркылы)
"Озын сүзнең кыскасы". (кыскача әйткәндә)
"Олы башымны кече итеп". (артык хөрмәт күрсәтеп)
Олыга сан булып. (олылар рәтенә кереп)
Олы дөрес. (гел дөреслек сөйләп бәхәс кузгатучан)
Олы йомыш. (гарәпчәсе тәрәт) / Кече йомыш. (бәвел)
Олтырагына да тормый. (күпкә түбән)
Олы күтәреп бәләкәй бәрү. (зурдан сөйләп әз эшләү тур.)
Олы җанлы. (кеше хәлен бик аңлаучан)
Онытканда бер. (сирәк)
Орлыгы Бохарада түгел. (табарга була)
Орып та бирми. (шаккатмый / өстен тора)
Оста җавап кайтару. (шелтәгә каршы тиргәшү)
Очлы колак. (сүз ишетүгә сизгер) / Очлы күз (күреп алуга сизгер)
Очны-очка ялгап. (ашарга да чак җиткереп)
Очына чыгу. (азагына җитү) / Очлау. (бетерү)
Очып (чукынып, кадалып) барып төшү. (каты егылу)
Очып-очып куну. (талашканда)
Оятка калу
"Оятка каршы". (уңайсыз хәлне әйткәндә)
Оят сату / Тән сату. (фахишәлек)
Ояттан ашу. (оялуны белмәү)
Ояты качкан
"Оятыңа көч килмәсен". (ярамаган эш тур.)
Оят җир. (җенес органы)
Парта арасыннан чыгу. (мәктәпне бетерү)
Песи бугын яшергәндәй. (артык яшерү тур.)
Песием кебек кенә (булып). (бик юаш кыланып)
Пешмәгән. (уңмаган)
Поты бер тиен. (кирәге юк)
Пычакка-пычак. (бик дошманнар)
"Пычагым!" (көткәннән бик түбән) / "Пычагым кергере!" (сүзенә-килбәтенә карата эше [малы, хәле] түбән) / "Пычак та булмый!" (зыянламас) һ.б.лар
Пычаксыз сую. (чарасыз хәлгә калдыру)
Пычрак җан
Пычрак ату. (ялган гаеп тагу)
Пәри кызы кебек. (бик чибәр кыз)
Пәри табагачы. (ябык озын буйлы кортка тур.)
Пәри туе. (шау-шулы күңел ачу)
Рас килү. (дөрескә чыгу)
"Ризык тарткандыр". (ерак җирдән илгә кайтуны (я еракка китүне) язмышка юрау)
Сагыз булу. (артык ияләшү)
Сакаллы сабый
Салам сыйрак. (ябык гәүдәле үсмер кыз)
Салам-торхан. (ярлы, булдыксыз һәм мактанчык, һавалы)
Салкын кан белән. (хискә бирелмичә) / Салкын канлы. (аек карашлы, хискә бирелмәүчән)
Салпы якка салам кыстыру. (кыек сүзне җөпләү)
Санга санау / Санга сугу. (әһәмият, ихтирам)
[ул сине] Сатып җибәрер. (бик елгыр, сүзгә дә шома)
Сафтан чыгу. (ватылу / яраксызлану)
"[безгә, аңа] Себер ни, Сембер ни". (язмышка битараф)
"Сез дигәндә - без идәндә"
Сер бирмәү. (авырлыкны сиздермәү)
"Серләре береккән". (бик дуслашып киткәннәр) / "Серләрегез берексен!" (егет белән кызны икәүдән-икәү калдырганда)
[аңа] Сер сыя. (сүз таратмый)
Серкәсе су күтәрми. (тиз үпкәли)
Сер капчыгын чишү.
"Син дә булдыңмы кеше!" / Ул (шул) да булдымы кеше!"
"Син дә мин, Мөхәммәтәмин" (һәр кеше, теләсә кем)
"Син күр дә мин күр". (кинәт һәм тиз)
"[Синнән курка] торган күлмәк тузган". (ягъни бер күлмәк тузар дәвердә кеше бөтен нәрсәгә җайлашып өлгерә)
Сонып су да эчмәгән. (өенә кереп табынга утырмаган)
"Соң булса да уң булсын".
Соң дәрәҗәдә (начар)
Стенага борчак сипкәндәй. (сөйләү файдасыз)
Суган суы суырып. (бушка диярлек эшләү, шул сәбәпле бик ярлы яшәү тур.)
Суга төшкән тавыктай. (бик йончу, мескен кыяфәтле)
Суйган да каплаган. (икенче берәүгә бик охшаш)
Сукыр бер тиен дә юк. (акча гел юк)
[яңа] Сулыш өрү. (җанландыру)
Су урынына эчә. (телне, фәнне һ.б. бик шәп белә)
Суык аяк / Туң ката. (мәҗлескә, өмәгә һ.б. чакырмый килгән әрсез кеше)
Су өстендә сары майдай. (тиз, җиңел)
Сыныкка сылтану. (аклану өчен)
Сырт йонын кабарту. (усалланып карышу, явызлашу)
Сөйкемле сөяге бар. (үзен яраттыручан кеше)
Сөрән салу. (каты кычкыру)
Сөттән ак, судан пакь
Сүз артыннан кесәгә керми. (тиз таба)
Сүз беркетү. (вәгъдәләшү)
Сүз берләшү. (бертөрле эш итәргә килешү)
Сүз бирү. (ант, вәгъдә)
Сүзгә килешү. (ызгыш)
Сүзен сүз итү. (сүзен чынга ашыру)
Сүздән чыкмау. (вәгъдәне бозмау)
"Сүз иярә сүз чыгып"
Сүз кату / Сүз кушу. (эндәшү)
Сүз көрәштерү. (бәхәс)
Таба исе чыгару. ((бәйрәмдә) коймак-тәбикмәк пешерү)
Табан ялтырату. (йөгереп качу)
Табаны җиргә тими. (тиз йөгерә / бик сөенгән)
"Таба - эт койрыгына тага". (байлыкны юкка-барга туздыручы тур.)
Тавык баш / Тавык (тилгән) мие эчкән. (хәтерсез)
Тавык тәпие. (эвф. тәре)
Тавык чүпләп бетергесез. (бик күп)
Тавышы бөереннән чыга. (бик эреләнеп сөйләшә)
Талканы коры. (кырыс, каты кулда тота)
Тамак (корсак) ачу. (ачыгу)
"Тамагына таш булсын!" (кеше рәнҗетеп яки талап ашаганы)
Тамак кибү. (сусау)
Тамак туйдыру. (ашау / ашарлык чара табу)
Тамак ялгау. (ашап алу)
Тамак ялына эшләү. (ашау хакына эшләү)
Танавына төкерү (чиртү). (кемнән.б. уздырып җибәрү)
Тасма тел. (юмаларга оста)
Таш астыннан чыккан. (бик үткен һәм чая)
Таш бәгырь. (мәрхәмәтсез)
Таш капчык. (төрмә)
"Ташка үлчим". (яман имгәнү, гариплек, шеш һ.б тур. телгә алганда әйтелә)
"Таш яуса да". (ни генә булмасын)
Таякның юан башы. (авыррак өлеш)
Таң йолдызы. (Чулпан)
Таң тишегеннән. (бик иртә, яктыра башлаганнан)
[кемнең.б.] Тегермәненә су кою. (шуңа файдалы сүз сөйләү)
Тегермәне шәп тарта. (күп ашый)
Тез астына сугу. (көтмәгәндә зур зыян салу)
Тезгенне бушату. (әзрәк ирек кую)
"[ходай] Тел ачкычы бирсен!" (имтиханга баручыга теләк)
Тел бару. (начар сүзне әйтә алу)
Тел бистәсе / Телгә беткән. (күп сөйләшүчән, лыгырдык)
Телгә алу. (әйтеп узу)
Телдән калу. (сөйләшә алмас булу)
Телдән-телгә. (сүз йөртү тур.)
Телдән төшү (төшмәү). (сөйләнелми башлау (һаман сөйләнелү))
Телдән ычкыну. (ярамаганны әйтеп ташлау)
Теленә салынып. (мавыгып китеп артык сүз әйтү тур.)
Теле телгә йокмый. (шома сөйли)
Телеңне йотарлык. (бик тәмле)
"Телеңне йоттың мәллә?" (дәшми торучыга)
"Телеңә тилчә чыккыры!" (үткен сүзгә каршы җиңелчә тиргәү) (тилчә - шеш)
Тел кайтару / Телләшү
Тел кычыту. (нәрсәне.б. әйтәсе килеп тору / кирәкмәгәнне сөйләү тур.)
Тел күтәрү. (кемгә.б. каршы сүз әйтү)
Телне аркылы тешләп. (түзү тур.) / Телне аркылы тешләү. (әйткәнгә үкенү)
Тел озайту. (олыларга, башлыкларга каршы сөйләү)
Тел очында тору. (чак-чак искә төшми тору / берәр сүзне әйтергә генә тору)
Тел сату. (юк-бар сөйләнү)
"Тел сөяксез". (ни сөйләмәс)
Тел тегермәне. (күп сөйләү тур.)
Тел тидерү. (тәнкыйть сүзе әйтү)
Тел төбе. (сүзнең төпке мәгънәсе)
Тел чарлау. (тик торганнан сөйләнү)
Тел чишелү. (сүз белән мавыгып китү / дөресен сөйләп бирү)
Тел әйләнмәү. (әйтергә тел бармау / сөйли алмау)
Тереләй тунау. (күп акча түләттерү тур.)
Тетмәсен тетү. (каты тиргәү)
Теш агарту. (сөйли башлау / авыз еру)
Теше тешкә тими. (нык калтырый)
Теш кайрау. (үч алырга чамалау)
Тешне сындырырлык. (бик салкын су тур.)
Теңкәгә тию. (теңкә - нерв)
"Тигез гомер итегез!" (өйләнешүчеләргә теләк)
Тигез җирдә түмгәк. (эшкә комачау)
Тиз кулдан. (әз вакытта)
Тиз көндә. (якын көннәрдә)
Типсә тимер өзә, басса бакыр өзә. (таза һәм булдыклы ир кеше)
Тирес бит. (нахак сүз сөйләүче)
Тишек авыз. (сер сакламый)
Тишекле бер тиен кебек. (гел ияреп йөрү тур.)
Тозлап-борычлап (сүгү). (каты сүзләр белән)
Тозсыз. (тупас сүзле)
Тораташ булып кату. (хәрәкәтсез кату)
Тора-торгач төрҗәгун. (булды-булды да бетте-куйды) (үлеккә "...т раҗигун" дип бетереп дога кылудан)
"Тот капчыгыңны!" (берни бирү юк)
[ботыннан] Тотып селексәң дә юк [берни, бер тиен төшми].
Тузга язмаган [сүз]
Туйдан соң - дөмбергә. (эш узгач сүз куптару) (дөмбер - барабан)
"Туйлар узган, туннар тузган"
Тукран тәүбәсе. ("бүтән чукымам" дип әйтә ди)
Тумаган тайның билен сындыру. (әле булмаганга зур өмет баглау)
Турыдан яру (бәрү). (хәтер сакламыйча әйтү)
Тырай тибү. (эшсез болганып, уйнап йөрү)
Тырнагына да тормый. (чагыштыргысыз түбән)
Тырнак астыннан кер эзләү. (гаеп тагарга тырышу)
Тырнак белән дә чиртмәү. (бер дә сукмау)
Тырнак очы кадәр дә... (әз генә дә)
"Тычып бетердем". (нык гарьләндем)
Тышка чыгу. (табигый хаҗәт тур.)
Тәгәрмәчкә таяк тыгу. (комачаулау)
Тәм табу. (нәрсәдән.б. ләззәтләнү)
Тәмле тамак. (тәм-том яратучы)
Тәртә арасына керү. (эш яшенә җитү, эшли башлау)
Тәртәгә тибү. (әйбәт кенә җирдән карышып китү)
Тәртә сикерү. (кагыйдәдән уздыру)
Төзгә каткан. (иелми-бөгелми торган)
"Төкер дөньясына...". (кайгы-борчуга бирелмә) / "Төкер танавына" (алдында түбәнсенмә)
Төкерек җиргә төшмәслек. (каты суык)
Төкереп карау. (игътибарга алмау) / Төкереп тә бирмәү. (илтифат итмәү)
"Төкермибез дә". (исәпкә дә алмыйбыз / җиңел булдырабыз)
"Төкле аягың белән!" (яңа килгән кешегә яки терлеккә әйтәләр)
Төнлә туган. (караңгы чырайлы, төнтек / көмешкә) / Төнлә куган. (көмешкә)
Төн чыкканчы җөн чыккан. (кичке сүздән иртән баш тартуга карата)
Төбенә төшү. (асылына төшенү)
Төп башына утырту / Төпсез чуманга утырту. (кәкре каенга терәтү)
Төпкә җигелеп тарту
Төп төбендә. (асылында, нигезендә)
"[аңа, сиңа ул] Төс түгел". (лаек түгел)
Төртмә тел. (мыскылчан сүзле)
Төс бирмәү. (терлек тур.: йортта мантымау, бәрәкәт китермәү)
Төсенә чыгу. (кәефе йөзендә чагылу)
Төс керү (куну). (сау, күрекле кыяфәт керү) / Төс ташлау. (начар кыяфәткә керү)
[күзгә] Төтен җибәрү. (дезинформация)
Төтене туры чыга. (сүзенең асылы дөрес)
Төче телле. (юмакай) / Төче телләнү. (юмалау)
Төчкереп туган. (бик теремек бала тур.)
"Төшкән җирендә таш булсын". (кияүгә киткән кыз)
"Убыр китте - урыны калды"
Уенга алу (бору). (шаярту дип кабул итү)
"Уеннан уймак чыга". (җитдигә әйләнә)
"Уены-чыны бергә"
"Узгынчы чир булсын". (чирлегә теләк)
Уйга калу. (уйланып китү) / Уй йөртү. (фикерләү) / Уй тоту. (ниятләү) / (башка) Уй төшү. (яңа фикер)
"Уйласаң уелып китәрлек". (хәсрәтләр тирән)
Уйнаштан туган. (ирсез тапкан бала)
"Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың"
Уклау йоткандай. (төп-төз)
"[аннан] Ул да тумас, кыз да тумас, туса да тормас"
"Уллы кеше губернатор, кызлы кеше көтеп ятыр"
Ул уллаган, кыз кызлаган. (берничә балалы ана тур.)
Урам йөрү / Урам әйләнү. (гармун тартып, җырлап)
Урамга чыгарып ташлау. (эштән яки йорттан куып чыгару)
Урыс өеннән чыкмаслык (40 градус суык) / Урыс этен өенә кертә торган (50 градус суык).
Уртак тел табу. (нәрсә.б. тур. сүздә килешү)
Урта кул. (яхшы белән начар арасында)
Уртага салып сөйләшү. (киңәшләшү)
Уртак тел табу. (үзара килешү)
"Уртын чәйнәп". (чыккан малын кызганып)
Урындагы кеше. (начальник)
Урын хастасы. (ятып чирләүче) / Урын өстендә (яту). (ятып чирләү)
Урыны белән. (кайбер җирдә / кайчагында)
Урыны килгәндә. (җае чыкканда)
"Урыны җәннәттә булсын". (үлгән кеше тур.)
Урын үзгәләү. (яңа урында йоклый алмау)
Ут белән уйнау. (хәтәр эш)
Ут борчасы. (бик елдам)
Ут йоту. (нык борчылу)
Утка бастыру. (бик каты тиргәү)
Утка баскан песи кебек. (нишләргә белмичә)
Утка (утларга) салу. (кайгы-борчуга салу)
Утка тоту. (ату)
Ут күз. (үткен, тере карашлы)
Ут күрше. (гел керешеп йөри торган күрше)
Утлар-сулар кичү. (сугышта булып кайту)
Утлы табага бастыру. (бик каты тиргәү)
Утта янмый, суда батмый
Уттай эш өсте. (мәс. урак өсте)
Ут уйнату (өертү). (бик тиз эшләү)
Ут чыккандай. (бик ашыгу тур.)
"Уты-ялкыны берьюлы"
Утырып калу. (кияүгә чыкмыйча / бер класста икенче елга / тиешле өлешсез)
Утырып чыгу. (төрмәдә)
Утырып яву. (җилсез һәм туктамый яву)
Утырып яну. (сүндерелмичә янып бетү)
Уфалла арбасы. (кул арбасы)
...Учлап калу. (бернәрсәсез)
Уч тутырып. (күп итеп акча)
Уч төбе кычыту. (акча керәсегә)
Уч төбендә биетү. (ни теләсәң шуны эшләтү)
Уч төбендәге кебек. (аермачык күренә)
Уч төбендә генә йөртү. (бик кадерләү)
Учында кысып тота. (кысмыр)
Уҗым бозавы. (җебегән, юаш)
Уҗымга чыгу. (чит хатыннарга йөрү тур.)
"Уң колагың үзеңә булсын". (сөенчегә бүләк булмаганда)
Уңаена тору. (каршы килмәү)
Уңайга китү. (эшләр яхшы бара башлау)
Уңны-сулны белми(чә). (төрле ягын исәламичә / бернигә игътибар итмичә)
Фикер иясе. (зур галим, бик укымышлы)
"Фирештәләрнең "амин" дигәненә туры килсен". (яхшы сүз)
"[кеше] Хатадан хали түгел". (хаталанырга мөмкин)
Хан заманыннан калган. (гомумән иске)
"Харап икән!" / "Харап инде!" (искитәрлек янәсе)
Хуп күрү. (яхшыракка санау)
Хәбәрендә (дә) юк. (уйламый да) / Хәбәренә (дә) алмый. (игътибар да итми)
Хәерлегә түгел
"Хәерле иртә (көн, кич)!" / "Хәерле йокы!" / "Хәерле каза булсын!" / "Хәерле сәгатьтә!" / "Хәерле юл!" (теләкләр)
Хәйлә капчыгы / Хәйләкәр таз / Хәйләкәр төлке
Хәл алу (җыю). (ял итеп алу)
Хәл белү (белешү)
Хәл итү (кылу). (мәсьәләне чишү)
Хәл кадәре / Хәл кадәренчә / Хәлдән килгәнчә. (булдыралганча)
Хәленә керү. (хәлен исәпкә алу)
Хәлдән таю. (ару)
"Хәлләр булды (бар)!" (вакыйгалар булып узды)
Хәсрәт капчыгы. (кеше борчып йөрүче)
Хәсрәт чигү. (кайгыру, көенү)
Хәтерен саклап. (үпкәләтмәскә тырышып)
Хәтер калу. (үпкәләү, кәеф китү)
Хөкем сөрү. (өстенлек итү / ныгып урнашканлык)
Хөрәсән ялкавы
Чабата (ботинка) туздырып. (тиккә йөрү тур.)
Чама чамадан ерак китмәү. (чамалаган туры килү)
Чара күрү
Чебен тисә чер итә. (юк сәбәптән дә елый)
Чегән арбасыннан төшеп калган. (каратут тәнле кеше тур.)
Черем итү. (йоклап алу)
Чиртсәң каны чыгарлык. (таза, кызыл