Четверг, 25 Апреля 2024, 12.51.54
 
Главная Регистрация RSS 12+
Приветствую Вас, Гость
 
Случайное фото
Главное меню
Присоединяйся
...
Sangreal
Другое
Официальный
Sangreal
календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Не официальный
Sangreal
Мир
Статистика
Яндекс.Метрика
Будь с нами!
мИНИ ЧАТ
200
Пишите нам!
e-mail: 
vizoviy_gay@inbox.ru
Поделиться
Поиск
Автор Сайта
Погода на 2 дня
Присоединяйся
 
   
Будь с нами!
Если вы хотите поддержать сельский проект "Татарское село" - зарегистрируйтесь на этом портале и пригласите своих друзей!
Погода сейчас
Погода СЕЙЧАС
Новости региона
Новости района
Бесплатный смс



Дорогие односельчане и гости нашего портала! Нажав на эти кнопки вы можете отправить бесплатные смс своим друзьям и близким!

Стихи Мөнира ВӘЛЬШИНА.

Вязовый Гай авылы.

 

--- Көзлэр җитте ---

(Энем Абдулхаламга багышлыйм)

 

Салкын чыклар ялтырый чәчәкләрдә,

Кызгылт-сары төстә яфраклар.

Чәләреңә көмеш төсләр кергән.

Вакыт, үткәннәрне уйлар чаклар

Эле дә истә Идел утравында

Печән чабып кибән куюлар.

Ком-бәлчекне аяк белән басып,

Кирпеч сугып, мичләр салулар.

Кешеләр дә табигать балалары,

Язлар, җәйләр санап үтәләр.

Гомер сапламнарын атлый-атлый

Алтын көзләренә дә җитәләр

Күңел һаман язлар, язлар көтә,

Чәчкәләргә төренеп алар килерләр.

Безнең хисләр, уйлар, омтьлышлар

Киләсе буыннарда күренерләр.

Алда әле имин эшләр көтә

Байтак кирәк юллар үтәргә.

И, Ходаем, бирче безгә саулык

Киләсе гомер юлын кичәргә.

 

--- АВЫЛ КАРТЫ ---

Баһаветдин бабай гомер кичкән,

Туксан бишне инде чикләгән.

Авылымның тере тарихы ул,

Нужа тартып күпне кичергән.

Тәпи чакта болын буйларында

Мавия байның

                           казларын көткән.

Язмыш сынаулары аша узып,

Авырлыклар белән юл үткән.

Ул беренче тракторчы булган,

«ЧТЗ»лар белән җир сөргән.

Баһаветдин бабай бәһа белми,

Мәшгуль булган һәрчак эш белән.

Сугышны да узып, исән кайтып,

Гаилә корып балалар асраган.

Сабыр холкы, намуслыгы белән

Зур ихтирам, хөрмәт яулаган.

Бүген дә ул хатем-намаз укый,

һәр җомгасы мәчет юлында.

Ихтирамга лаек булган

                                          картлар

Күбрәк булсын иде авылда.

 

Халкы беләм тозегән.

Ил кулэмендә танылган

Уңыш җыеп, көз белэн

 

--- АВЫЛЫМ ---

Нигез салган авылыма

Евлейкадан карт бабай.

Яшәр өчен иркен кырлар,

Киң болыннар булган җай.

Губернаторның рөхсәтен

Авыл төзергә алган.

Туган якташюры белән

Тегермән, өйләр салган.

Бер-бер артлы авылемның

Мәчетләре калыккан.

Кырларда игеннәр уңган

Хезмәт иткән халыктан.

Туган авылым - изге төбәк,

Катлаулы юллар үткән.

Янгын, давылга күмелеп,

Төрле авырлык күргән.

Колхозга кергән, совхозны

Халкы беләм тозегән.

Ил кулэмендә танылган

Уңыш җыеп, көз белэн

Хәзер башка тормыш бара.

Алмашынды буыннар.

Алмашынмый мәңге калыр

Инеш-сулар, болыннар.

 

--- Тимер юл ---

Тимер юлны ясап күтәрүгә,

Барлык район халкы тырышкан,

һәр авылдан ирләр, хатын-кызлар

Җиңү яулау өчен булышкан.

Эиләгәннәр алар көне-төне,

Туң җир казып, тәннәр өшегән.

Авыл янындагы "Дубров " урманы

Шпалларга, дип киселгән.

Тиз арада Байкал артындагы

Юлдан күчкән монда рельслар.

Җәйгә кергәч, бар да әзер булган,

Яңа юлдан үткән поездлар.

Сталинградны азат итәр өчен,

Бу юл аша гаскәрләр үткән.

Алар ул елның февраль аенда

Фашистларга һөҗүмгә күчкән.

Кулаткылылар тимер юлы салып,

Ярдәм итте Бөек Җиңүгә.

Бу язмышлар кире кайтмасыннар,

Гел тынычлык телим илемэ

 

--- КОШЛАР КЕБЕК ---

 

Яз башлангач, карлар эрегэчтэн,

Елгалардан сулар ташалар

Зэңгэр һаваларны яңгыратып,

Җылы яктан кошлар кайталар

Кичектерми хезмәт үтәгәндәй,

Сафлар саклап алар очалар

Өзексез тигез чылбыр булып,

Сәлам биреп безгә узалар.

Кешеләр дэ матур яшәр иде

Кошлар кебек туры булсалар

Тормыш сөеп гомер юлларында

Тәртип саклап жирдә торсалар.

һәрчакта да тугры булу кирәк

Кошлар кебек гомер кичәргә

Биргән вәгъдәләрне үтәп кенә

Вөҗданыңны саклап яшәргә

 

--- МӘҢГЕЛЕК ЯҢАРУ

(ҖИР ӘЙЛӘНЕШЕ) ---

Һаваны болыт - юрган япкан.

Матур бизәкләр дэ күренми

Жир еллык әйләнешен бетерә.

Мәңге шулай, бер дә бүленми.

Тагын бер әйләнеш җирдән китә.

Көннәр әле һаман кыскара

Жир бик тыныч йоклап ята кебек,

Ул ял итә кебек шул ара.

Күп тә үтми бу тынгылык бетә,

Көнчыгышта - шәрык ягында.

Ашкына-атлыга һич тынгылык белми,

Якты ал нур җиргә ашыга.

Болытларны ерып кояш чыга.

Бөтен дөнья китә яктырып.

Шулай җирем әйләнешен башлый.

Галәм язмышына буйсынып.

 

--- КАРАШЛАРЫҢ СИНЕҢ ---

 

Таунын итәгендә жәй уртасы,

Табигатьнен яшел урманы.

Каенлыкта мәтрүшкәләр үскән,

Хуш-ис белән тулган аланы.

Очраштык без шунда, зур табында

Байтак якын дуслар җыелган.

Шау-гөр килеп тора гүзәл алан,

Җыр-биюгә гүя ул чумган.

Көләч йөзен, шаян елмаюың.

Сихри көчләр урап күңелне,

һәр мизгеле йөрәк аша үтте,

Кабатланмас инде шикелле.

Карашларын, әйткән сүзләреңдә,

Йөрәгемә утлар салдылар.

Яна күрешүләр белмим кайчан,

Ул минутлар ерак калдылар.

Сәламемне язам шигырь белән.

Бәлки сиңа барып җитәр ул.

Күрешербез, юллар очраштырыр.

Бәхет теләп калам, исән бул.

 

--- АЛТЫН КӨЗ ---

 

Уңыш биргән кырлар бушап калган

Сагыш-сагыну яна аларда.

Сагышларны күмеп яшел хәтфә

Уҗым кыры үсә уртада.

Урманны да тынлык баскан инде

Җирән яфрак җәймә капланган.

Сирәк кенә кошлар тавыш бирә

Көртлекләр дә йокыга талган.

Елга буендагы юан таллар

Ботакларын суга игәннәр.

Күл ягында камышлыклар тынган

Кошлар җылы якка киткәннәр.

Чебен, черки, бөҗэкләр дә яткан

Сулар өчен чиста, саф һава.

Кешеләргә алтын көзләр җиткәч

Иҗат, илһам керүгә чара.

Көз көнендә, зәңгәр күктә йөзә

Сирәк болыт кояшны каплап.

Үзебез дә уйлыйбыздыр кайчак

Үткән гомер юлын йомгаклап.

Алда яңгыр, карлар явар әле

Исәр әле салкын җилләре.

Хәзер табигатьнең алтым көзе

Җылы, матур аяз көннәре.

 

Мөнир ВӘЛЬШИН.

Вязовый Гай авылы.