Татар халык мәзәкләре
***
Бер патша авыргач, докторлар:
— Терелтү өчен бер дә кайгысыз кешенең күлмәген бу
патшага кидерергә кирәк. Шуннан соң терелер,— дип
әйттеләр, ди. Төрле кешегә: патшаларга, байларга тикле барып
җиттеләр, ди, һәрберсе үзенең бер кайгысы барын әйтә, ди.
Йөри торгач, урманнан утын күтәреп чыккан бабайга оч-
радылар, ди. Бабай утын өстендә бик кәефләнеп тәмәке тартып
утыра, ди.
Бабайдан:
— Бабай, безгә кайгысыз кеше кирәк иде, синең берәр
кайгың бармы? — дип сорадылар, ди.
Бабай:
— Минем нинди кайгым булсын, бер кайгым да юк,—
дип әйтте, ди.
— Безгә кайгысыз кешенең күлмәге кирәк иде, алай булса,
күлмәгеңне салып бир әле,— дип әйттеләр, ди.
Бабай:
— Минем күлмәк алырлык хәлем юк, чикмәнемне ялан
тәнгә генә киеп йөрим,— дип әйтте, ди.
***
Элекке заманда бер ярлы кеше, тигез яшәп булмый шул,
дип зарлана икән. Икенче бер ярлы моңардан: «Ничек инде
тигез яшәп булмый?» — дип сораган. Беренче ярлы әйткән:
«Менә бит, чәем бар, шикәрем юк. Кайвакыт шикәр була,
чәй булмый»,— дигән. Моңа каршы икенче ярлы:
— Минем шикәрем дә, чәем дә юк. Мин тигез яшим! —
дигән.
***
Шәкерт җәй көне мәдрәсәдән кайтканда бер карчыкка
кереп кунган. Көн бик эссе, ә моның өстендә җилән икән.
Карчык шәкертне кызганган:
— Һай, улым, ничек эсселәмисең? — дигән.
Шәкерт;
— Бер генә кат ул, әби,— дигән.
Кышкы салкында мәдрәсәгә барышлый шәкерт тагын шул
ук әбигә кереп кунган. Өстендә әлеге шул җилән генә икән.
Әби кызганып:
— Най улым, ничек туңмыйсың? — дип сораган.
Шәкерт:
— Постаудан ул, әби,— дигән.
***
Бер фәкыйрь үзенең кечкенә баласы белән барганда күрде:
бер хатын бер җеназа артыннан: «И хуҗам, сине ишексез,
тәрәзәсез йортка алып баралар. Түшәге вә әсбабы юк йортка
алып баралар, вә тәгаме, вә шәрабе юк йортка алып баралар»,—
дип, кычкырып елап барыр. Бу фәкыйрьнең улы әйтте:
— Әти, әти, безнең йортка алып баралар микән әллә? —
диде.
***
Хан заманында бер Курай тархан булган. Үзен бик бай
күрсәтергә ярата икән. Беркөнне ул үзенең хезмәтчесенә
әйткән:
— Моннан соң мин сиңа шуны кисәтеп куям, кунаклар
алдына мин сиңа нәрсә генә китерергә кушмыйм, син миннән
«кайсын китерим» дип сора, шулай сорагач, нәрсәләрнең
төрлесе бар икәне беленә,— дигән.
Хезмәтче:
— Ләббәй, тарханым, моннан соң ни генә китерергә куш-
сагыз да шулай сорармын,— дигән.
Беркөнне тархан кунаклар җыйган икән. Мәҗлес җыелып
беткәч, тархан теге хезмәтчесенә:
— Бар, әтине монда кунаклар янына чакырып китер,—
дигән икән, хезмәтчесе аңа карап торган да:
— Кайсы әтиегезне китерим? — дип сораган, ди.
***
Ярлы бер кешеләр гел бәрәңге генә ашап торалар икән.
Беркөнне бик ачыгып ире утыннан кайткан, ди. Хатыны
моның алдына көндәгечә шул ук бәрәңгене китереп куйган.
Ире, мыгырданып:
— Тагын бәрәңге,—дип куйган.
Моңа каршы хатыны:
— Сөт белән ярма булса ботка пешерер идек тә, май гына
юк шул. Тозын инде аның күршедән дә алып торырга була,—
дигән.
***
Патша заманында бик озак солдат хезмәтендә йөргән бер
кеше авылына кайткан. Әтиләре бик кыстый торгач, гает
көнне бу да мәчеткә барган. Мәчеттә кешеләр муллага сәдака
бирәләр икән. Билгеле, моның да сер бирәсе килмәгән.
Солдаттан баеп кайткан, имеш, бик шәп туй ясап өйләнергә
җыена, имеш, дип даны чыккан икән. Шулай булгач, нигә
вак-төяктә сер биреп торырга? Бу да сәдака бирергә булган.
Бүтәннәр барысы да икешәр тиен бирәләр икән. Моның ике
тиене булмаганлыктан, бу муллага биш тиенлекне сузган:
— На-ка, мулла, сәдака. Ике тиене хәердән, өч тиене тәк
китсен,— дигән.
***
Бер заман бер мулла, ике крестьян бергәләп юлга чыгалар.
Юлда азмы-күпме баргач, болар табалар бер пешкән каз, бер
тавык, бер үрдәк. Бу өч әйберне бүләргә кирәк бит. Кем бүләргә
тиеш? Уйлашып торалар болар. Ике крестьян, мулла дин
башлыгы булгач, гадел бүләр, дип әйтәләр:
— Әйдә, мулла абзый, булмаса, син бүл,— диләр.
Ярар, мулла казны ала да әйтә:
— Каз — казның ите аз, ул миңа булыр,— ди.
Аннан ала тавыкны:
— Тавык каз янына китә авып,— ди.
Аннан үрдәкне ала да әйтә:
— Үрдәкнең ите күбрәк, аны өчкә бүләргә кирәк,— ди.
Үрдәкнең өчтән бер өлешен үзенә ала, калган ике өлешне тегеләргә бирә.
***
Мулладан берәү:
— Хәзрәт, исерткечне аз гына эчсәң, гөнаһысы юктыр бит,
дөресме? — дип сораган.
— Әйе, әйе, гөнаһысы юк, дөрес,— дигән мулла.
Бу кеше артыннан ук икенче берәү килеп сораган:
— Хәзрәт, исерткечне күпме генә эчсәң дә, барыбер гөнаһ
бит, дөресме?
— Әйе, әйе, барыбер гөнаһ, дөрес.
Боларны остабикә ишетеп торган икән.
— Икесенә дә «дөрес» дип җавап бирдең. Ничек инде бу? —
дигән.
— Остабикә! Синең сүзең дә бик дөрес!— дип әйтте ди
мулла.
***
Бай кеше Минзәлә ярминкәсенә кызыл мал белән килгән.
Ул халык җыелып җиткәнче кибетен ачарга ашыга икән.
Әмма ялчы кызыл малны берәр генә бүктәр күтәреп та-
шыганлыктан, йөк бик акрын бушатыла, ди. Байга бу бер дә
ошамаган:
— Кибетне тизрәк ачасы бар бит, нигә ашыкмыйсың, нигә
берәр генә бүктәр күтәрәсең! — дип кычкырган.
Ялчысы моңар каршы әйткән:
— Мин бүген иртән бер генә йомырка ашадым бит,
ертыгына күрә ямавы, сәдакасына күрә савабы,— дигән.
Кичке аштан соң...
Бер бай тамак ялына көнлекчеләр яллый. Көнгә бер генә
ашатсам, арзангарак төшәрләр, дип уйлый да тегеләргә әйтә:
— Егетләр, гел ашап кына торып булмый бит. Сез лутче
иртәнге, төшке һәм кичке ашны берьюлы ашап куегыз.
***
Генерал хәрби бүлекне карап йөргәндә, бер старшинаның
кимчелекләрен күреп, тегене бик каты орыша башлаган.
Старшина, бер җаен китереп, генералга акрын гына әйткән:
Хезмәтчеләр алларына куйганны бик җитез ялтыраталар.
Шуннан өлкәннәре:
— Менә нәрсә, бай, кичке аштан соң ятып йоклыйлар бит.
Булмаса без дә шулай итик инде,— ди.
— Иптәш генерал, беләсезме нәрсә? Әгәр сезнең мине
орышуыгызны солдатлар икенче тапкыр да ишетсәләр, «ко-
мандирлар үзара тату яшәмиләр икән» дип, икебезнең дә
авторитетны төшерүләре бар бит,— дигән.
Генерал бик каты көлгән дә старшинаны гафу иткән.
***
Бер бик ялкау кеше була. Бу шулкадәр ялкау була,
караваттан торып өстәл янына килергә дә иренә. «Ашарга
торганчы, мине тереләй күмүегез артык»,— ди бу.
Ярар, туганнары шулай эшләргә булалар. Моны юалар,
кәфенлиләр дә зиратка алып китәләр. Юлда җеназаны бер
кеше туктата.
— Бер дә үлек-мазар булганы ишетелмәгән иде. Кемне
җеназалыйсыз болай? — ди. Моңа хәлне сөйләп бирәләр.
— Туктагыз әле,— ди теге кеше. — Бәлки, сезнең ризы-
гыгыз начардыр,— ди. — Миндә бер капчык ак сохари бар,
шуны биреп карыйк,— ди.
Теге ялкау яткан җиреннән генә сорап куя:
— Сохариең җебеткәнме соң?
Кызы анасына шыпырт кына әйтә икән.
— Әни, сора әле, арпалары көйзәгәнме икән, миңа эше
булмас иде,— ди икән.
Бабай моны ишеткән дә:
— Эһе? Шулаймыни әле? Алайса, көйзәгәнне эзләгез инде,—
дип, өенә кергән дә киткән.
***
Әшти белән Мәшти, мәшһүр ике ялкау, бер байга уракка
ялланганнар. Ике ат җигеп, бер тай ияртеп басуга киткәннәр.
Барып җиткәч, атларны тугарып, болынга арканлап куйганнар,
үзләре аз-маз җир ургач та арба астына кереп, бик тәмләп
йокыга киткәннәр. Бервакыт күзләрен ачып җибәрсәләр, кояш
инде батарга якынлашкан. Атларны арканнан алып җигәләр
дә өйгә кайтып китәләр. Тугарып япкач, ашарга керәләр. Бай
шунда болардан сорый:
— Күпме урдыгыз? — ди.
Мәшти әйтә:
— Ике зур ат, бер тай,— ди.
Бай аңлашмыйча:
— Зураты зурат, тае нәрсә тагын? — дип сорый.
Мәшти әйтә:
— Тае баласы, урырга иртәгә барасы,— ди.
***
Бер хатын:
— Чынаякларыбыз искереп бетте, яңаларын алып кайт! —
дип, ирен йөдәтеп бетерде, ди. Ире, хатыны өйдә юк чагында,
чынаякларны бик әйбәтләп көл белән ышкып юганнан соң,
матурлап тезеп куйды, ди. Хатыны кайткач, чынаякларны
күреп исе китте, ди.
— Ай, рәхмәт төшкере, сүземне тыңлагансың бит, нинди
матур чынаяклар алгансың! — дип әйтте, ди.
Источник:Татарская электронная библиотека
Случайное фото
Главное меню
Присоединяйся
Ссылки
календарь
« Ноябрь 2024 » | ||||||
Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс |
1 | 2 | 3 | ||||
4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 |
11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 |
18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 |
25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
Мир
мИНИ ЧАТ
Пишите нам!
Поделиться
Поиск
Автор Сайта
Погода на 2 дня
Народное меню
Присоединяйся
Будь с нами!
Погода сейчас
Погода СЕЙЧАС
Новости региона
Новости района