Четверг, 28 Марта 2024, 17.57.18
 
Главная Регистрация RSS 12+
Приветствую Вас, Гость
 
Случайное фото
Главное меню
Присоединяйся
...
Sangreal
Другое
Официальный
Sangreal
календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Не официальный
Sangreal
Мир
Статистика
Яндекс.Метрика
Будь с нами!
мИНИ ЧАТ
200
Пишите нам!
e-mail: 
vizoviy_gay@inbox.ru
Поделиться
Поиск
Автор Сайта
Погода на 2 дня
Присоединяйся
 
   
Будь с нами!
Если вы хотите поддержать сельский проект "Татарское село" - зарегистрируйтесь на этом портале и пригласите своих друзей!
Погода сейчас
Погода СЕЙЧАС
Новости региона
Новости района
Бесплатный смс



Дорогие односельчане и гости нашего портала! Нажав на эти кнопки вы можете отправить бесплатные смс своим друзьям и близким!
Гөлназ Вәлиева
Казан Кызы

«Йолдызлар яктырак яна,—
дисең,— безнең авылда».
Җәйге төндә йөргәнең бар-
мы Казан урамында?

Урам ташлары суынгач,
Бер-береңә сыенып,
Йөргәнең бармы йолдызлар
фонтанында коенып?

Яшь юкәләр урамында,
Бал исенә исереп...
Йөргәнең бармы таңгача —
Сөеклеңнең исемен,

башкалар ишетмәсен дип,
колагына пышылдап...
Сискәнеп...— таң сандугачы
сүзегезгә кушылгач!..

Юк, мин дә беренче тапкыр
шул хисләрне кичерәм
җырларда җырлап туймаган
Казанымның кичендә.

Оялам бераз... йолдызлар
безне күзәтеп тора,
«Сабыр бул, кызый!» —
дип, Күктән

тыеп-төзәтеп тора.

Йолдыз яктысын йоталмас
күз камаштыргыч шәһәр,
Авылың күгенә карагач,
исеңә төшсәм әгәр.

«Күзеңдә — йолдыз яктысы»,—
димә! Яшьтер ул... Күрмә!

Бел аны:
авылыңа кайткач,
йолдыз санап, кызлар күзләп
йөрсәң...—
Төнгемә кермә!