Случайное фото
[Разное]
Главное меню
Присоединяйся
Ссылки
календарь
« Январь 2014 » | ||||||
Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | ||
6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 |
13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 |
20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 |
27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
Мир
мИНИ ЧАТ
Пишите нам!
Поделиться
Поиск
Автор Сайта
Погода на 2 дня
Народное меню
Присоединяйся
Будь с нами!
Погода сейчас
Погода СЕЙЧАС
Новости региона
Новости района
Главная » 2014 » Январь » 4 » ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН, КАДЕРЛЕ АВЫЛДАШЛАР!
14.05.17 ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН, КАДЕРЛЕ АВЫЛДАШЛАР! | |
ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН, КАДЕРЛЕ АВЫЛДАШЛАР! Һәркайсыгызга үзе өчен балачактан калган хисләрне яңадан, яңа көч белән кичерүен, тәмен искә төшерүен телибез! Бу бәйрәмнең бер зур тылсымлы көче бар: ул кешеләрне берләштерә ала. Җир шарының төрле нокталарына, абзардан шатланып качкан бәтиләрдәй, качышып беткән балалар, инде үз гаиләләре белән яңадан әти йортына, туган авылларына кайтышалар, ел буена тормыш мәшәкатендә югала барган дуслар, бер-берсенең дөньяда барлыгын кабат искә төшереп, телефон аша булса да, котларга тырышалар... Кайчандыр без сөйгән ярлар да, китап киштәләрендә яисә зур-зур шифоньерларында, яисә телефоннарында, сообщениеларын актара-актара, без язган хатларны, без бүләк иткән китапларны, тиле баштан язылган сообщениеларны укып, безне искә төшерәләр... Менә хәзер, юксынып елмаерлар да, "Яңа ел белән сине" дип контакттан язарлар һәм без алар язган хатка яңадан, беркемнең хатына сөенмәгәндәй, сөенәчәкбез... Яраткан һәм безгә гашыйк булган кешеләр беркайчан да онытылмый. Алар хәтернең аерым бер сервантында, тузан җыеп сакланадыр..) Ә урамда буран куба, ике атна яумый интеккән кар бөртекләре шәһәрнең пыяла гөмбәзен тишеп, кешеләрнең тәрәзләренә бәрелә... Тагын бер сага тәмамлана. Иртәгә яңа, тагы да матуррак язылган һәм эчтәлеге ягыннан да кызыграк булган сага башланачак..) Каләмнәрегезне әзерли торыгыз:) Яңа ел белән! | |
|
Всего комментариев: 0 | |